30 апрель 2014 ел 09:42
Татарстан мөфтие Самарада төбәк мөфтиләре очрашуында катнаша

Бүген Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Самарага эшлекле сәфәр кыла. Камил хәзрәт Россия Президентының Идел буендагы вәкаләтле вәкиле Михаил  Бабичның төбәкләрдәге диния нәзарәтләре рәисләре белән очрашуында катнаша. Очрашуда мөселман оешмалары һәм рәсми хакимият органнары арасындагы хезмәттәшлеккә кагылышлы сораулар карала.

Шулай ук Камил хәзрәт Самарага эшлекле сәфәре кысаларында җәмигъ мәчетендә булачак, "Нур" мәдрәсәсе эшчәнлеге белән танышачак, моннан тыш төбәктәге дин әһелләре белән очрашулары көтелә.  

 

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Уртаклашырга:

Fatal error: Out of memory (allocated 2097152) (tried to allocate 32768 bytes) in /home/admin/web/dumrt.nirmal.ru/public_html/netcat/require/s_common.inc.php(4980) : eval()'d code on line 1