25 февраль 2014 ел 14:19
Казан имамнары җыелышы үткәрелде

25 февральдә Казан мөхтәсибәте имамнары "Мәрҗани" мәчетенә җыелды. Башкала имамнары җыелышында мөфти урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин, Казан мөхтәсибе Мансур хәзрәт Җәләлетдинов, нәзарәтнең Голәмәләр шурасы рәисе Габдулла хәзрәт Әдһәмов һәм башкалар катнашты. 

Казан имам-мөхтәсибе Мансур хәзрәт җыелышның мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин тәкъдиме белән, намаз вакытларын яңартылган варианты хакында сөйләшү өчен үткәрелүен белдерде. 

Намаз вакытлары хакында Голәмәләр шурасы рәисе Габдулла хәзрәт һәм шура әгъзасы Равил хәзрәт Бикбаев җентекләп сөйләделәр. Хәзрәтләр имамнарга намаз вакытларын билгеләүдәге үзечәлекләрне аңлаттылар, сорауларга җавап бирделәр. 

Аннары мөфти урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин имамнарга мөфти теләкләрен җиткерде һәм дини эшчәнлек алып баруда уңышлар теләп, рәхмәт белдерде. 

Чарада шулай ук Казан мөхтәсибәтенең актив имамнарына мөхтәсибәтнең рәхмәт хатлары тапшырылды. 

Уртаклашырга:

Fatal error: Out of memory (allocated 2097152) (tried to allocate 32768 bytes) in /home/admin/web/dumrt.nirmal.ru/public_html/netcat/require/s_common.inc.php(4980) : eval()'d code on line 1