24 февраль 2012 ел 16:34
Минсәгыйр хәзрәт: “Яшьләргә игътибарны арттырыйк”

Чирмешән районы имам-мөхтәсибе Минсәгыйр хәзрәт Миншин яшьләр арасында динне таратуга аерым басым ясалуын билгеләп үтте. Бүгенге көндә район мәчетләре каршындагы дини дәресләргә 150ләп бала йөри икән. Әлеге дәресләр районның 12 мәчетендә алып барыла.

“Яшьләрне исламга тартуга игътибарны арттырырга кирәк. Районыбызда дини дәресләр белән беррәттән, яшүсмерләр өчен төрле викториналар, дини уеннар да үткәрелеп килә. Елдан-ел йөрүчеләр саны арта, яшьләр кызыксына, дингә тартыла. Рәхәтләнеп бергәләшеп эшләргә генә кирәк”, дип ассызыклап үтте Чирмешән районы имам-мөхтәсибе Минсәгыйр хәзрәт.

 

Уртаклашырга:

Fatal error: Out of memory (allocated 2097152) (tried to allocate 32768 bytes) in /home/admin/web/dumrt.nirmal.ru/public_html/netcat/require/s_common.inc.php(4980) : eval()'d code on line 1