Кадерле ветераннар!
Хөрмәтле дин кардәшләр!
Бүген Россиядә Җиңү көне билгеләп үтелә. Бу уңайдан Татарстан мөселманнары ел саен Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булган батырларга рәхмәт сорап, Ватаныбызга иминлек теләп Бөек Раббыбызга дога кылалар.
Җиңү көне – ул Россия халыклары өчен уртак изге тарих. Шул исәптә мөселманнар да, Бөек Җиңүгә ирешүгә бәяләп бетергесез өлеш кертүчеләр буларак, бу көнне зурлап хөрмәт итә.
Сугышның беренче көннәреннән үк Советлар Союзы мөселманнары Ватанны саклаучылар сафына баса. Дин кардәшләребезнең фидакарьлеге, Туган ил өчен җанын бирергә әзерлеге фронтта да, тылда да чагыла. Алар яуларда катнаша, армиягә акча җыя, аны корал, кирәк-ярак һәм азык-төлек белән тәэмин итә, Казанга, Уфага, Алматага, Ташкентка һәм башка шәһәрләргә эвакуацияләнгән миллионлаган ватандашларны җылылык белән кабул итә. Рухи остазлар – имамнар исә үз вәгазьләрендә мөэмин-мөселманнарны фашист илбасарларына каршы көрәшергә, Ватанга һәрьяклап ярдәм күрсәтергә һәм җиңү өчен дога кылырга өнди.
Шундый мөрәҗәгатьләрнең берсе – татар ишаны, шәех Зәйнулла Рәсүлевның улы һәм Россия мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәте Мөфтие Габдрахман хәзрәт Рәсүлевнең атаклы фәтвасы. Габдрахман хәзрәт фашистларга җиһад игълан итә, илнең барлык мөселманнарын изге сугышка күтәрелергә чакыра һәм танк колоннасы төзү өчен үзеннән 50 мең сум күләмендә иганә кертә.
Бөек Ватан сугышы елъязмасы татар халкының батырлык һәм каһарманлык мисалларына искиткеч бай: үлем җәзасына кулларына Коръән тотып барган җәлилчеләр дисеңме, амбразурага ташланган Газинур Гафиятуллин, рейхстагка беренчеләрдән булып байракны кадап куйган Гази Заһитов булсынмы...
Бөек Ватан сугышы елларында татар, башкорт, вайнах, дагыстанлылар, казакъ, үзбәк, әзербайҗан, төрекмән, таҗик, кыргыз һ.б. мөселман халыкларының ярты меңнән артык вәкиле Советлар Союзы Герое исемен алуы билгеле. Туган ил өчен батырлар тәрбияләү алар өчен, Җиңүдән соң 80 елдан артык вакыт узгач та, бик кадерле истәлек булып кала.
Ислам дине Ватанны саклауга зур әһәмият бирә. Хәдистә болай диелә:
عَنِ ابْنِ عَبَّاسٍ قَالَ: سَمِعْتُ رَسُولَ اللهِ صلى الله عليه وسلم يَقُولُ: «عَيْنَانِ لَا تَمَسُّهُمَا النَّارُ»: عَيْنٌ بَكَتْ مِنْ خَشْيَةِ اللهِ، وَعَيْنٌ بَاتَتْ تَحْرُسُ فِي سَبِيلِ اللهِ
“Җәһәннәм уты берсе Аллаһыдан куркып елаган, ә икенчесе постта күзәтеп торган (Ватанны саклауда булган) ике күзне яндырмас” (Сүнән Тирмизи, 1639). Бу хәдистән аңлашылганча, Ватаныңны дошманнарга бирмәс өчен, һәрвакыт әзер булырга, аның чикләрен сакларга кирәк – моның өчен зур әҗер-саваплар бирелә. Шуңа күрә Җиңү көнендә Бөек Ватан сугышы каһарманнары, махсус хәрби операция каһарманнары һәм Илебез иминлеге өчен дога кылырга чакырам. Аллаһы Тәгалә барлык халыклар арасында татулык урнаштырсын, Россияне дошманнардан сакласын һәм махсус хәрби операциядә катнашучыларга тизрәк җиңү белән кайтырга насыйп итсен. Ин шә Аллаһ!
Мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин
