Кол Шәриф мәчетеннән Коръән уку, Казан шәһәре
Ак мәчеттән Коръән уку, Болгар шәһәре
2015 елның 2 гыйнварыннан Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин татар дөньясының нәкъ үзәгендә - Казанның "Кол Шәриф" мәчетендә Коръәнне өзлексез хәтем кылуны - Изге Китапны башыннан алып ахырына кадәр укуны башлап җибәрде. Шушы мизгелдән алып, биредә хәтем кылу, биш вакыт намазлардан кала, тукталмады. Хафизлар, бер-берсен алыштырып, Коръәнне бер тәүлектә укып чыгалар һәм яңабаштан хәтемгә керешәләр.
2015 елның 14 июнендә шундый ук башлангыч Болгар шәһәренең "Ак мәчетендә" эшли башлады. Биредә хафизлар Коръәнне көн саен иртәнге 9.00-дән 17.00-гә кадәр укый.
Коръәнне хәтем кылуны Казанның “Кол Шәриф” мәчетеннән һәм Болгарның “Ак мәчет”еннән туры эфирда карарга мөмкин.
