Татарстан Мөфтиенең Идел буе Болгар дәүләтендә исламны рәсми рәвештә кабул итү көне уңаеннан мөрәҗәгате

21.05.2026 09:21

Хөрмәтле дин кардәшләр!

Газиз милләттәшләр!

Әссәламү галәйкүм вә рәхмәтуллаһи вә бәрәкәтүһү!

Ел саен 21 майда татар халкы тарихында зур әһәмияткә ия булган дата - Идел буе Болгарстанында рәсми рәвештә ислам дине кабул ителү көне билгеләп үтелә.

Имам Мәлик болай әйткән:

لَا يُصْلِحُ آخرَ هذه الأمة إلا ما أصْلَحَ أَوَّلَهَا

“Өммәтне башында нәрсә үзгәрткән булса, шул аның ахырын да үзгәртер”. Икенче төрле әйткәндә, ислам халыкларны затлыландыра һәм аларның дәвамчы буыннарын да хак юлга Аллаһка иман китерү генә юнәлтер. Безнең борынгы болгар бабаларыбыз исламны кабул иткәннән соң гаять биек мәдәнияткә ирешә: сәнгатьтә, фәндә, әдәбиятта, архитектурада, мәгарифтә һ.б. Шуңа күрә болгарларның дәвамчылары булган татарларның да киләчәге – дини хезмәттә. Коръән – милләтебезнең рухи нигезе, иман – безнең мәңгелек юлдашчыбыз һәм маягыбыз.

Ислам безнең халыкка бик күпне бирде, тарихта иң югары казанышларыбыз Коръәнгә хезмәт белән бәйле. Татар мәдәниятенең визит карточкасы булып “Казан басмасы” тора – башка бер генә татар китабы да аның кебек киң итеп дөньяда таралмады. Иң бөек татар шәхесләре – дин галимнәре, аларның хезмәтләрен бүген дә төрле илләрнең университетларында өйрәнәләр һәм укыталар. Хәтта бүгенге көндә дә Россиянең халыкара сәясәтендә ислам Татарстанның ролен билгели. Республика мөселман үзәге буларак үсә һәм ислам фәне, хәләл базары һәм ислам финанслары өлкәсендә алгы сафларда бара.

Кадерле милләттәшләрем! Хәдистә Пәйгамбәребез үзенең хушлашу вәгазендә шундый нәсихәт әйткәне хәбәр ителә:

فَقَدْ تَرَكْتُ فِيكُمْ مَا لَنْ تَضِلُّوا بَعْدِي إِنِ اعْتَصَمْتُمْ بِهِ كِتَابَ اللهِ،

“Мин сезгә Аллаһның Китабын калдырам. Аңа ныклап ябышып тотынсагыз, мин киткәч, миннән башка да юлдан язмассыз”. Аллаһ татар халкын Үзенең иң олы рәхмәте белән бүләкләгән – иманлы мөселман булырга, Пәйгамбәребез өммәтеннән булырга язган. Шул ук вакытта ислам безнең өчен дә, балаларыбыз һәм оныкларыбыз өчен дә ике дөньяда котылу чарасы булып тора. Чын күңелдән Раббыбыздан татар милләтенә тәүфикъ һәм һидаять сорыйм, безгә иманлы дәвамчылар бирергә үтенәм,

Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы