19 майда “Нур-Ихлас” мәчетендә Чаллы шәһәре имамнарының чираттагы җыелышы булды. Анда мәчетләр каршында балаларның көндезге лагерьларын оештыруга, Рамазан аена әзерлеккә, Болгар җыенында катнашуга кагылышлы һәм башка сораулар тикшерелде. Имамнар шулай ук мәчетләрдә балаларга исем кушканда төрле сораулар килеп чыгуы хакында җиткерделәр. Бу мәсьәлә буенча Татарстан Диния нәзарәтенең Голәмәләр шурасы аңлатмасы кирәк булуын искәрттеләр. Голәмәләр шурасы исеменә шул уңайдан мөрәҗәгать әзерләргә карар ителде.
Чаллы имамнары Болгар җыенына һәм рамазанга әзерләнә
20 май 2015 ел 15:33
Соңгы яңалыклар
Мөфти Ватанны саклаучылар елы йомгаклары һәм Хәрби батырлык һәм хезмәт фидакарьлеге елын уздыру буенча оештыру комитетлары утырышында катнашты
20 февраль 2026 ел 12:10
Намаз вакытлары
Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы



