24 июньдә Теләче бистәсенең “Маяк” кафесында район башлыгы Зарипов Илдус Фатыйх улы ярдәме белән 150 кешегә ифтар мәҗлесе үткәрелде. Берничә ел рәттән рамазан аеның һәр атнасында үткәрелә торган ифтар мәҗлесләре районыбызда бер күркәм йолага әверелеп бара. Ошбу дини чарада кунак буларак Болгар шәһәренең “Ак мәчет” имам хатыйбы Руслан хәзрәт Фархутдинов чакырулы иде. Ул җыелган халыкка рамазан аеның фазыйләтләре хакында вәгазь сөйләде. Чарада шулай ук районыбызда булган имамнар һәм җитәкчеләр катнашты, дип хәбәр итә Теләче мөхтәсибәте.
Теләчедәге ифтарда 150 кеше катнашты
26 июнь 2015 ел 11:04
Соңгы яңалыклар
Нәзарәттә Рамазан аенда махсус хәрби операция сугышчыларына ярдәм итү буенча эшчәнлеккә нәтиҗәләр ясалды
24 март 2026 ел 16:24
“Рамазан – изге гамәлләр ае” марафоны тәмам: Татарстанда 3113 мохтаҗга ярдәм күрсәтелде
24 март 2026 ел 08:30
Намаз вакытлары
Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы


