24 июньдә Теләче бистәсенең “Маяк” кафесында район башлыгы Зарипов Илдус Фатыйх улы ярдәме белән 150 кешегә ифтар мәҗлесе үткәрелде. Берничә ел рәттән рамазан аеның һәр атнасында үткәрелә торган ифтар мәҗлесләре районыбызда бер күркәм йолага әверелеп бара. Ошбу дини чарада кунак буларак Болгар шәһәренең “Ак мәчет” имам хатыйбы Руслан хәзрәт Фархутдинов чакырулы иде. Ул җыелган халыкка рамазан аеның фазыйләтләре хакында вәгазь сөйләде. Чарада шулай ук районыбызда булган имамнар һәм җитәкчеләр катнашты, дип хәбәр итә Теләче мөхтәсибәте.
Теләчедәге ифтарда 150 кеше катнашты
26 июнь 2015 ел 11:04
Соңгы яңалыклар
Габбас хәзрәт Шляпошников: “Нәзарәтнең “Хәләл” стандарты буенча Комитеты тарафыннан сертификацияләнгән азык-төлек тулысынча ышанычлы”
17 март 2026 ел 12:56
Җәмәгать урыннарын матур итеп бизәү буенча “Нурлы Рамазан” бәйгесенең оештыру комитеты утырышында финалга чыгучылар билгеләнде
17 март 2026 ел 09:46
Намаз вакытлары
Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы


