Бөгелмәнең җәмигъ мәчетендә азербайҗан диаспорасы оештырган ифтар мәҗлесе үтте. Бер өстәл артында төрле милләт вәкилләре татар һәм азербайҗан халыкларының милли ризыкларын авыз итте. Чарада катнашкан Бөгелмә мөхтәсибе урынбасары Рамиль хәзрәт Хөснетдинов биредә дустанә мөнәсәбәт хөкем сөргәнен ассызыклады. Мәҗлес Коръән аятьләрен уку белән үрелеп барды. Шуны да әйтергә кирәк, Бөгелмәнең җәмигъ мәчетендә Рамазан дәвамында көн саен 200 кешелек ифтар ашлары үтә.
Азербайҗан диаспорасы Бөгелмәдә ифтар ашы үткәрде
30 июнь 2015 ел 10:28
Соңгы яңалыклар
Мөфти Камил хәзрәт РФ Тикшерү комитеты оешуга 15 ел тулуга багышланган тантаналы чарада катнашты
23 гыйнвар 2026 ел 17:36
Рамазан алдыннан Нәзарәтнең «Хозур» нәшрият йорты «Рамазан көндәлеге»н чыгарды
23 гыйнвар 2026 ел 14:48
Намаз вакытлары
Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы


