Җәй айларында Арча мөхтәсибәтендә мөселман балалар лагере үз эшчәнлеген дәвам итә. Күптән түгел Арча станциясе мәхәлләсе әйләнәсендә Хәлим хәзрәт Кәримов балалар өчен җәйге лагерны оештырып җибәрде. Мөгаллимә Рая Ахунова белән берлектә алар балаларга дин сабагы бирә. Балалар лагере 10 көнгә исәпләнгән. Көн тәртибендә - иртәнге аш, физик күнегүләр, дини укулар, спорт уеннары. Күмәкләшеп намаз уку да каралган, дип хәбәр итә Арча мөхтәсибәте.
Арча мөхтәсибәтендә дини лагерьлар дәвам итә
13 август 2015 ел 09:17
Соңгы яңалыклар
РФ Мөселман эшкуарлары ассоциациясе Республика балалар клиник хастаханәсендә табиблар өчен Мөфти һәм сәламәтлек саклау министры катнашында ифтар уздырды
03 март 2026 ел 18:53
Намаз вакытлары
Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы



