"Ак мәчет" мәдрәсәсе коллективы шәкертләр белән бергәләшеп матур табигатьле Кама елгасы буена ял итәргә чыкты. Биредә хәзрәтләр һәм укучылар тырышлыгы белән, учакта бик тәмле шулпа пешерелде. Елга буйлап сузылып киткән сызада табын әзерләнде. Тамак ялгап алгач, өйлә вакыты да килеп җитте. Азан әйтелде, хәзрәтләр һәм дә шәкертләр сафларга басып намаз укыдылар. Намаздан соң чараның уен өлеше дә килеп җитте: хәзрәтләр, шәкертләр барсы бергә футбол уйнадылар.
"Ак мәчет" мәдрәсәсе шәкертләре табигать кочагында ял итте
08 сентябрь 2015 ел 10:58
Соңгы яңалыклар
”Зәкят” хәйрия фондында мөслимәләр өчен Рамазанга рухи һәм физик яктан әзерләнүгә багышланган очрашу узды
16 февраль 2026 ел 18:18
Түбән Кама Җәмигъ мәчетендә махсус хәрби операциядә якыннарын югалткан гаиләләр белән очрашу узды
16 февраль 2026 ел 14:30
Намаз вакытлары
Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы


