22 октябрьдә Төркиянең Стамбул шәһәрендә "Halal and Tayib Expo 2015" 6 нчы халыкара хәләл азык-төлек күргәзмәсе ачылды. Аны GIMDES (Төркия) халыкара сертификация оешмасы оештыра. Күргәзмәдә ТР МДНнең “Хәләл” стандарт комитетының халыкара мөнәсәбәтләр бүлеге җитәкчесе Азат Хөрмәтуллин катнашты. Сәфәр барышында Комитет вәкиле GIMDES оешмасы президенты аерым Хөсәйн Буюкозер белән очрашты. Ике як хезмәттәшлек турында фикер алышты һәм “Хәләл” стандарт комитетының Төркиядәге вәкилен билгеләде. Әлеге вазыйфаны Әминә Филоненка башкарачак.
"Хәләл" стандарт комитеты Төркиядә үз вәкилен билгеләде
23 октябрь 2015 ел 10:07
Соңгы яңалыклар
Нәзарәттә «Ислам хезмәттәшлеге оешмасының яшьләр форумы» халыкара оешмасы президенты Таха Айхан булып китте
29 август 2025 ел 11:36
Казанда шәһәркүләм Мәүлидтә гомрәгә өстәмә юлламалар уйнатылачак! Җиңүчеләр өчен олы һәм кече хаҗга җиде сертификат әзерләнде
29 август 2025 ел 08:16
Намаз вакытлары
Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы


