Татарстан мөфтие Камил хәзрәт исеменә төрле мөселман илләренең рәсми вәкилләреннән кайгынамәләр килеп ирешә. Алар КАмил хәзрәт аша Казан мәктәбендәге фаҗигадә якыннарын югалткан гаиләләрнең һәм җәрәхәтләр алган балаларның әти-әниләренең тирән хәсрәтләрен уртаклаша. Шундый хатларның берсе Россиянең Берләшкән Гарәп Әмирлекләре илчесе Мөхәммәд Әхмәд Әл-Дҗәббәр юллый. Тирән кайгы кичерүче гаиләләргә карата ихлас хисләрен шулай ук Төркиянең дин эшләре Идарәсе башлыгы Али Эрбаш, Россиянең Катар илчесе Ахмед бен Насер Аль Тани белдерә. Ә Кыргызстан мөфтие вазыйфаларын башкаручы Жоробай ажы Шергазыев бүген ифтардан соң башкалада вафат булучыларның рухына дога кылыначагы турында хәбәр итте.
Нәзарәткә мөселман илләре вәкилләреннән фаҗигадә якыннарын югалткан гаиләләр исеменә кайгынамәләр килә
11 май 2021 ел 15:22
Соңгы яңалыклар
Татарстан Мөфтие “Россия – Ислам дөньясы” стратегик караш төркеме утырышын Коръән укып ачты
15 май 2026 ел 11:19
КазанФорумда Мөфти А7 финтех-компаниясенең яңа продуктына Нәзарәтнең хуплау карарын тапшырды
15 май 2026 ел 10:11
Намаз вакытлары
Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы


