Бүген, Раҗәб аеның 21нче көнендә (22нче февральдә), Казанның Галиев мәчетендә өйлә намазыннан соң җәмәгать белән дога кылынды. Мәчеткә җыелган мөселманнар Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары Илфар хәзрәт Хәсәновка ияреп өйлә намазын укыганнан соң, ислам өммәтенә, гаиләләребезгә исәнлек-иминлек, тормышларыбызга бәрәкәт сорап Аллаһы Тәгаләгә мөрәҗәгать итте. Мөселманнар Аллаһыдан илебезне кайгы-хәсрәтләрдән, авыру-сырхаулардан саклауны сорады. “Ил-көннәребезгә тынычлык бир, ватаныбызны сугыш афәтләреннән, ислам өммәтен фетнәләрдән, фаҗигаләрдән сакла, яшәгән җирләребезне дошманнардан, залимнәрдән, фетнәчеләрдән имин итеп, рәхмәт күләгәләрендә Үзең сакласаң иде. Раббым, сугыш афәтен булдырмас өчен, җитәкчеләребезгә камил гакыл, үткен фикер, зирәк зиһен насыйп әйлә, аларны үркәм сабырлык белән зиннәтлә. Раббым, гаиләләребезгә дә тынычлык биреп, балаларыбызны-оныкларыбызны иманлы, миһербанлы, шәфкатьле, мәрхәмәтле кылып, ислам юлларында үзең тәрбияләсәң иде”, – иде дип Раббыбыздан сорады Илфар хәзрәт Хәсәнов.
Галиев мәчетендә мөселманнар дөньяга тынычлык-иминлек сорап дога кылды
22 февраль 2022 ел 14:20
Соңгы яңалыклар
Мөфтигә «Кеше. Медицина. Ислам» атласы халыкара мәдәни-агарту проектын тәкъдим иттеләр
22 апрель 2026 ел 15:27
Мөфти Камил хәзрәт Ташкентта Ислам цивилизациясе үзәгенә репринт “Казан басмасы”н тапшырды
20 апрель 2026 ел 18:14
Татарстан Нәзарәтендә «Вәгазь» телевизион ачык бәйгесендә җиңүчеләрне бүләкләделәр
17 апрель 2026 ел 13:20
Намаз вакытлары
Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы






