Мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин Татарстан имам-мөхтәсибләренә республика мәчетләрендә дога кылып, Аллаһы Тәгаләдән дөньяга тынычлык һәм иминлек сорарга чакырды. Шул рәвешле, бүген, мөбарәк җомга көнендә, имамнар, җәмәгатьне ияртеп, җомга намазыннан соң Раббыбыздан кешелеккә Үзенең рәхмәтен һәм хәерле көннәр җибәрүен, халыкларга имин һәм тыныч тормыш, һәр йортка һәм гаиләгә бәрәкәт һәм бәхет насыйп итүен, шулай ук Россияне һәм Татарстанны кайгы һәм афәтләрдән саклавын, Ватаныбызга иркен һәм мул көннәр бирүен сораячаклар.
Татарстан мөфтие республика мәчетләрендә дөньяга тынычлык сорап дога кылырга чакырды
25 февраль 2022 ел 09:26
Соңгы яңалыклар
Нәзарәт "Нурлы Рамазан" бәйгесенә гаризалар кабул итү вакытын 25 февральгә кадәр озынайтты
18 февраль 2026 ел 13:30
Татарстан Мөфтие Алабуга районы мөхтәсибе һәм танылган эшмәкәр белән очрашты
18 февраль 2026 ел 11:21
Намаз вакытлары
Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы


