2 апрельдә аутизм проблемалары хакында мәгълүмат таратуның Халыкара көне билгеләп үтеләчәк. Бу уңайдан РФ Мөселман эшмәкәрләре ассоциациясенең Хәйрия фонды Нәзарәтнең “Зәкят” хәйрия фондында махсус чара үткәрде. "Зәкят" карамагында тәрбияләнүче, физик сәламәтлеге чикле, шул исәптән аутизмнан интегүче балаларның күңелен күрү өчен оештырылган бәйрәмдә 50-гә якын кеше - әниләр һәм сабыйлар катнашты. Алар өчен Рамазан турында вәгазь сөйләнде, төрле иҗади мастер-класслар күрсәтелде, бәйрәмчә чәй өстәле әзерләнде, ахырдан истәлекле бүләкләр өләшенде. Инвалид балалар тәрбияләүчеләр әлеге чарадан бик зур канәгатьлек алып, оештыручыларга зур рәхмәтләр әйтеп кайтып китте.
“Зәкят” һәм Мөселман эшмәкәрләренең Хәйрия фондлары аутизм белән авыручы балаларны сөендерде
30 март 2022 ел 07:46
Соңгы яңалыклар
Казанда кызлар һәм егетләр өчен Диния нәзарәтенең «Яшь килен» һәм «Яшь кияү» ислам курслары башлана
26 февраль 2026 ел 16:10
Казанда Вайнах халкы ифтарында: "Безне сыендырган бу йортта бәрәкәт булсын"
26 февраль 2026 ел 09:12
Намаз вакытлары
Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы


