Бүген, Рабигыль-ахыр аеның 6 нчы көнендә (9 октябрь), Татарстан Мөфтие Камил хззрат Сәмигуллин «Мәрҗани» мәчетендә танылган төрек продюссеры, "Боздаг Фильм" Директорлар советы рәисе Мәхмәт Боздаг белән очрашты. Аны Төркиянең Казандагы Генераль консулы Угур Йылмаз озатып йөрде. Мөхтәрәм кунаклар реставрацияләнгән "Мәрҗани" мәчетен карады. Аннары Мөфти кунакларны "Зәңгәр" мәчет белән таныштырды. Ул аларга бай мөселман китапханәсен күрсәтте, мәчет тарихы һәм аның эшчәнлеге, мәчетне үстерү планнары турында сөйләде. Монда алар бергәләп намаз укыды.
Танылган төрек продюссеры Мәхмәт Боздаг Казан шәһәренең "Мәрҗани" һәм "Зәңгәр" мәчетләрендә булды
09 октябрь 2024 ел 15:09
Соңгы яңалыклар
"Аллаһтан Казан мүсхәфен бөтен дөньяга таратуын сорыйбыз": шәех Рави Россиянең яңа тарихында беренче кулъязма Коръәнне тәкъдим итте
25 апрель 2026 ел 03:23
Россия ислам институтында һәм Казан ислам университетында дөньякүләм «Татарча диктант» акциясе узды
24 апрель 2026 ел 13:29
Намаз вакытлары
Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы







