Бүген, шәгъбан аеның 25нче көнендә (13нче февральдә), Татарстан мөфтиятендә шәрәфле кунак – Коры җир гаскәрләре башкомандующиеның хәрби-сәяси эшчәнлек буенча урынбасары, генерал-майор Сергей Марковчин булып китте. Сергей Григорьевичны Татарстан Мөфтие, Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Камил хәзрәт Сәмигуллин каршы алды. Ул кунакка мөфтиятнең махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм итү буенча эшчәнлеге, татар хәзрәтләренең хәрби операция зонасына гуманитар йөкләр тапшыруы турында сөйләде. Камил хәзрәт шулай ук Нәзарәтнең уникаль тәҗрибәсенә – фронтта блиндаж мәчетләр һәм мобиль мәчетләр ясавына тукталды. Сергей Григорьевич махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм итүдә Татарстан мөселманнарының керткән өлешен югары бәяләде һәм шулай ук үзе тарафыннан бу юнәлештәге эшләр турында сөйләде.
Нәзарәттә Коры җир гаскәрләре башкомандующие урынбасары булды
13 февраль 2026 ел 14:54
Соңгы яңалыклар
Казанда яшь мөселманнар өчен «Яшь кияү» ислам курсының икенче агымы башланды
09 октябрь 2025 ел 10:03
Нәзарәтнең хатын-кызлар белән эшләү бүлеге Саба мөхтәсибәтендә волонтерлар эшчәнлеге белән танышты
06 октябрь 2025 ел 17:28
Намаз вакытлары
Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы






