Бүген, шәгъбан аеның 30 нчы көнендә (18 февраль), Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Нәзарәттә Алабуга районы мөхтәсибе Хәлим хәзрәт Шәмсетдинов һәм эшмәкәр Тимур Вахитов белән очрашты.
Очрашуда җитәкчеләр якынлашып килүче Рамазан ае белән котлаштылар, кунаклар Мөфтине 2026 елның 10 мартында узачак район ифтарына чакырды.
Алабуга шәһәре һәм Алабуга районы имам-мөхтәсибе Татарстан Мөфтиен райондагы хәлләр белән таныштырды, аерым алганда, ул Алабуга шәһәренең 25 еллык Җәмигъ мәчетен реконструкцияләү барышына җентекләп тукталды һәм бу эштә район һәм шәһәр җитәкчелегенең зур ярдәм булышлык күрсәтүен билгеләп үтте. Хәлим хәзрәт шулай ук традицион уктан ату буенча «Туган батыр» V Бөтенроссия турнирына әзерлек эшләре турында хәбәр итте. Турнир агымдагы елның 1 августында узар дип ниятләнә.
Эшмәкәр Тимур Вахитов Камил хәзрәткә Алабугада төзеләчәк «Туган як» торак комплексы проектын тәкъдим итте. Проект «Саклык банкы»ннан ислам финанслары чаралары хисабына тормышка ашырылачак. Камил хәзрәт микрорайонны шәһәр белән бергә яраштырып төзергә – башка объектлар, мәсәлән, мәчетләр һәм храмнар, мәктәпләр белән бәйләргә кирәклеген билгеләп үтте.









