Татарстанда “Татар азаны 2026” бәйгесе башланды

02 март 2026 ел 11:33
Татарстанда “Татар азаны 2026” бәйгесе башланды

Татарстанда татар мәкаме белән азан әйтү бәйгесе, шулай ук махсус әзерлек курсы үткәрелә. Катнашу өчен 7-13 яшьлек малайлар һәм яшүсмерләр чакырыла. Конкурсны “Рухи моң” иҗат берләшмәсе оештыра.

Бәйге шартлары буенча, азан татар мәкаме белән әйтелергә һәм татар милли көенә нигезләнергә тиеш. Төп игътибар тәҗвид кагыйдәләрен һәм иҗек озынлыгын үтәүгә, гарәп авазларын дөрес әйтүгә биреләчәк. Моннан тыш, азан яхшы ишетелерлек һәм күңелгә үтеп керерлек булырга тиеш.

“Укырга һәм бәйгедә катнашырга азан әйтә белгән һәм азан өйрәнергә теләгән малайларны чакырабыз. Безнең төп бурыч – теләге булганнарны өйрәтү. Һәр ир-ат азан әйтә белергә тиеш!” – дип ассызыклады оештыручы Марсель Әхмәдуллин.

Бәйге берничә этапта уздырыла:

1нче этап – 3нче мартка кадәр катнашучыларны теркәү;

3нче марттан 10нчы мартка кадәр балаларга читтән торып белем бирү;

11-12нче мартта – бәйгедә катнашу өчен азаннар (видеолар) кабул итү;

15нче мартта – финал һәм бүләкләү.

Уку түләүле – 700 сум. Түләү 89274433969 (Энже А.) телефон номеры буенча Озон-банк картасына акча күчерү юлы белән башкарыла. Түләгәннән соң катнашучыга дәресләргә керү өчен сылтама җибәреләчәк.

Төп бүләк – Гомрәгә сертификат. Финалга чыгучылар кыйммәтле бүләкләр алачак.

Курсны уңышлы узган һәр катнашучыга татлы җыелма, медаль һәм белем алу турында сертификат тапшырылачак.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы