Казанда Россия Мөслимәләр берлеге ифтары узды

12 март 2026 ел 09:48
Казанда Россия Мөслимәләр берлеге ифтары узды

Рамазан аеның 21 нче көнендә Казанда Россия Мөслимәләр берлеге ифтары узды. Мәҗлес илнең төрле төбәкләреннән төрле яшьтәге, төрле һөнәр ияләрен һәм төрле мавыгулары булган 500 хатын-кызны җыйды.

Мәҗлес башланыр алдыннан, фойеда татар кул эшләнмәләре ярминкәсе оештырылды. Анда бизәнү әйберләре, кием-салым, тәм-томнар сатуга куелды.

Ифтар Коръән укудан башланды, аятьләрне популяр татар вәгазьчесе, "Мөхәммәдия" мәдрәсәсе директоры урынбасары Зөлфәт хәзрәт Габдуллин укыды. Ул шулай ук кунакларга Рамазан ае һәм ураза тотуның фазыйләтләре  турында эчтәлекле вәгазь сөйләде, махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм һәлак булганнар, аларның туганнары һәм Ватан иминлеге өчен дога кылды.

Аннан ифтарда катнашучыларны Россия Мөслимәләре берлеге рәисе Наилә ханым Җиһаншина, дәрәҗәле кунаклар һәм төрле өлкәләрдә уңыш казанган актив мөслимәләр сәламләде. Танылган нәшид һәм мөнәҗәт башкаручылар –  Гөлназ Гафурова җитәкчелегендәге балалар коллективы, Марсель Вәгыйзов белән Марат Галимов дуэты чыгышлары белән чиратлашып барды. Мәҗлеснең иң дулкынландыргыч мизгеле гомрәгә юллама уйнату булды.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Сурәт - 14
Сурәт - 15
Сурәт - 16
Сурәт - 17
Сурәт - 18
Сурәт - 19
Сурәт - 20
Сурәт - 21
Сурәт - 22
Сурәт - 23
Сурәт - 24
Сурәт - 25
Сурәт - 26
Сурәт - 27
Сурәт - 28
Сурәт - 29
Сурәт - 30
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы