Бүген, изге Рамазан аеның 22нче көнендә (12нче мартта), ТР мөселманнары Диния Нәзарәте рәисе, Татарстан Мөфтие, Курра хафиз, шәригать фәннәре докторы Камил хәзрәт Сәмигуллин Мәскәүгә сәфәр кылды: биредә ул “Рамазан чатыры” дини-мәдәни проекты кысаларында хәйрия ифтарында катнашты. Ифтарның шәрәфле кунаклары арасында шулай ук Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, РФ мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, баш мөфти шәех Равил Гайнетдин һәм башкалар бар иде.
Ифтар уздыру урыны гадәттәгечә Поклонная тавындагы Мемориаль мәчет мәйданчыгында булды. “Рамазан чатыры” – ел саен Мәскәүдә 2006нчы елдан бирле үткәрелә торган мәдәни-хәйрия проекты. Проектны Россия Федерациясе мөселманнары Диния нәзарәте һәм Мәскәү Хөкүмәте ярдәмендә Мәскәү мөселманнары Диния нәзарәте оештыра.
Быел 18нче февральдән 19нчы мартка кадәр төрле илләр, шулай ук Россия төбәкләре үз программаларын тәкъдим итәчәк.
Чара кысаларында “Рамазан чатыры” кунакларына сәламләү сүзләре белән Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов мөрәҗәгать итте. Ул кунаклар арасында махсус хәрби операциядә катнашучылар булуына аерым игътибар юнәлтте.
Кунакларга Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы әзерләгән иҗади программа тәкъдим ителде.
ТР Рәисе матбугат хезмәте материаллары файдаланылды







