Мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин Марат Мәрданшин һәм Мөхәммәт Хәйруллаев белән очрашты. Алар махсус хәрби операция зонасыннан кайтты: хәзрәтләр Рамазан аенда сугышчылар өчен Татарстан Диния нәзарәте исеменнән көн саен ифтарлар үткәрде.
Марат хәзрәт Мәрданшин – Татарстанның Көньяк-Көнчыгыш төбәге казые, Ютазы районы имам-мөхтәсибе, “Фәнис” мәдрәсәсе директоры. Мөхәммәд хәзрәт Хәйруллаев – Нәзарәтнең “Батыр” батальонында полк имамы. Хәзрәтләр Рамазан ае буена диярлек сугышчылар белән рухи әңгәмәләр үткәрде, көндез аларны хәрби заданиега озатты, ә кичен ифтар мәҗлесләрендә каршы алды.
Имамнар Камил хәзрәткә алгы сызыкка командировка нәтиҗәләре турында сөйләде.




