Кичә, шәүвәл аеның 24нче көнендә (12нче апрельдә), Нурлат шәһәрендә Әхмәдзәки хәзрәт Сафиуллин исемендәге мөселман мәгариф үзәге бинасында “Яшь галим-2026” район бәйгесе үтте. Әлеге чарага 6-12 яшьлек 60тан артык бала җыелды. Бәйгене Нурлат мөхтәсибәте оештырды.
Конкурс “Казан – ислам дөньясының мәдәни башкаласы” статусы кысаларында үтте.
Катнашучылар өч этапта ярышты: язма эш, телдән викторина һәм Коръән уку (“Әд-Духәә” сүрәсеннән “Ән-Нәс”кә кадәр).
“Яшь галим-2026” бәйгесе үсеп килүче буында ислам нигезләре белән кызыксынуны үстерергә ярдәм итә.
Бертуган Вәлиуллиннар аеруча тырыш булып чыкты: Кәрим малайлар арасында 2нче, ә Язгөл кызлар арасында 1нче урын яулады.
Барлык җиңүчеләр һәм конкурсантлар грамоталар һәм бүләкләр алды.













