Мөфти Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 81 еллыгына багышланган тантаналы чарада катнашты

07 май 2026 ел 17:58
Мөфти Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 81 еллыгына багышланган тантаналы чарада катнашты

Бүген, зөлкагъдә аеның 20нче көнендә (7нче майда), Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театрында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 81 еллыгына багышланган тантаналы чара узды.

Тантаналы чарада Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советының мактаулы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Рәисе Администрациясе җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин, шулай ук Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин катнашты.

Чакырылганнар арасында: Татарстанның төрле районнарыннан сугыш ветераннары һәм тыл хезмәтчәннәре, ветераннар һәм махсус хәрби операциядә катнашучылар, иҗтимагый оешмалар, дәүләт хакимият органнары вәкилләре, дини конфессияләр вәкилләре.

Сәламләү сүзе белән чыгыш ясап, Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов барлык катнашучыларны да Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 81 еллыгы белән котлады. “Җиңү көне – һәрберебез өчен изге бәйрәм, – диде ул. Бу – халык даны, совет солдатының бөек батырлыгы турында хәтер һәм горурлык көне. Җиңү өчен бөтен ил көрәште. Төрле милләт һәм дин кешеләре Ватанны саклауда иңгә-иң тордылар».

ТР Рәисе матбугат хезмәте материаллары һәм фотосурәте файдаланылды.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы