Нәзарәт мөселман яшьләре һәм барлык теләүчеләр өчен өчен оештырган лекторий сезоны ахырына якынлаша. Ул 25 майда FanisProAI проектына нигез салучы һәм нейрочелтәрләр ярдәмендә бизнесны автоматлаштыру буенча эксперт Фәнис Хәкимовның «Мөселман кулында ясалма фәһем» лекциясе белән тәмамланачак.
Фәнис Хәкимов, рөхсәт ителгәннәрнең чикләрен бозмыйча, нейрочелтәрләр куллану; ясалма фәһемне социаль проектларда файдалану һәм Ислам турында мәгълүмат туплау буенча тормышчан киңәшләр бирәчәк.
Тема активистларга, хәйриячеләргә, студентларга һәм ясалма фәһем мөмкинлекләрен кулланып, өммәткә файдалы булырга теләүчеләргә кызыклы булачак.
Вакыты һәм урыны: 25 майда 18:30 сәгатьтә Тукай урамы, 38; 3 кат, конференц-зал. Чарага шушы сылтама буенча теркәлергә мөмкин.





