Нәзарәт «Мөселман кулында ясалма фәһем» лекциясенә чакыра

21 май 2026 ел 13:12
Нәзарәт «Мөселман кулында ясалма фәһем» лекциясенә чакыра

Нәзарәт мөселман яшьләре һәм барлык теләүчеләр өчен өчен оештырган лекторий сезоны ахырына якынлаша. Ул  25 майда FanisProAI проектына нигез салучы һәм нейрочелтәрләр ярдәмендә бизнесны автоматлаштыру буенча эксперт Фәнис Хәкимовның «Мөселман кулында ясалма фәһем» лекциясе белән тәмамланачак.

Фәнис Хәкимов, рөхсәт ителгәннәрнең чикләрен бозмыйча, нейрочелтәрләр куллану; ясалма фәһемне социаль проектларда файдалану һәм Ислам турында мәгълүмат туплау буенча тормышчан киңәшләр бирәчәк.

Тема активистларга, хәйриячеләргә, студентларга һәм ясалма фәһем мөмкинлекләрен кулланып, өммәткә файдалы булырга теләүчеләргә кызыклы булачак.

Вакыты һәм урыны: 25 майда 18:30 сәгатьтә Тукай урамы, 38; 3 кат, конференц-зал. Чарага шушы сылтама буенча теркәлергә мөмкин.

Сурәт - 1
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы