Бүген, зөлхиҗҗә аеның 5нче көнендә (22нче майда), Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Нәзарәттә Татарстан Республикасы Дәүләт хезмәт инспекциясе җитәкчесе Сергей Шашуровны кабул итте. Очрашу барышында җитәкчеләр Татарстан Республикасы Дәүләт хезмәт инспекциясе һәм Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте арасында хезмәттәшлек турында Килешүгә кул куйды.
Килешү Россиянең традицион рухи-әхлакый кыйммәтләрен яклау, Татарстан Республикасында хезмәт хокук мөнәсәбәтләре өлкәсендә Россия Федерациясе дәүләт сәясәтен тормышка ашыру, шулай ук гражданнарның вөҗдан иреге һәм дин тоту иреге хокукларын тәэмин итү өлкәсендә үзара хезмәттәшлек итү максатларында төзелде.









