Бүген Корбан бәйрәме уңаеннан республикада төп бәйрәм чарасы тарихи "Мәрҗани" мәчетендә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Мөфти, ТР МДН рәисе Камил хәзрәт Сәмигуллин катнашында үтте. Биредә гаеткә ямь өстәп кыйммәтле музей ядкаре - шушы мәчеттә хезмәт иткән бөек татар дин галиме Шиһабетдин Мәрҗанинең хөтбә таягы торды. Аны мәчеткә вакытлыча - Мөфти гает көнендә бәйрәм вәгазен укысын өчен, ТР Милли музее китерде. Вәгазь башланыр алдыннан экспонатны Камил хәзрәтнең кулына музейның Генераль директоры Айрат Фәйзрахманов Рәис һәм мәхәллә халкы каршысында тапшырды.
ТР Милли музее һәм "Мәрҗани" мәчете арасындагы мондый хезмәттәшлек - беренче түгел. Тәүге тапкыр Мәрҗанинең хөтбә таягы мәчеткә 2025 елда Ураза гаете уңаеннан кайтарылган иде. Вакытлыча гына бирелсә дә, әлеге бүләк дин кардәшләрнең игътибарын күренекле дин галименең зур мирасына игътибар юнәлтергә мөмкинлек бирде.
Имам Мәрҗанинең вәгазь алып бару өчен озынча таягы агачтан башын түгәрәкләп һәм астын тимер белән каплап ясалган. Аны Ш.Мәрҗанинең оныгы – Зәйнәп Абдулла кызы Апанаева саклаган һәм 1945нче елда музейга тапшырган.
Шиһабетдин Мәрҗанинең әлеге мәчеттә имам булып 1850-1889нчы елларда эшләгән. Ш.Мәрҗани гарәп, татар һәм фарсы телләрендә 30дан артык хезмәт язган. Аның ислам тарихы һәм хәнәфи фикъһе буенча хезмәтләре аерым игътибарга лаек. Иң билгеле хезмәте – “Мөстәфадел-әхбар фи әхвали Казан вә Болгар” – ул татар халкы тарихын язуда беренче тәҗрибә буларак кыйммәткә ия.







