Татарстан Диния нәзарәте казые, Ютазы районы имам-мөхтәсибе Марат хәзрәт Мәрданшин, махсус хәрби операция зонасыннан кайткач, Татарстан Мөфтие, ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Камил хәзрәт Сәмигуллин белән очрашты һәм сугышчыларга гуманитар йөк тапшырып кайту сәфәре йомгаклары турында сөйләде. Ул мөхтәсибәтләрнең гуманитар ярдәм җыюда актив катнашулары, йөкне «Алга» һәм «Батыр» батальоннарына, шулай ук ике хәрби часть һәм фронт яны госпитальләренә тапшырулары турында сөйләде. Сәфәрдән Марат хәзрәт рәхмәт хаты белән кайтты: ул Камил хәзрәткә Херсон һәм Запорожье өлкәләре, шулай ук Донецк һәм Луганск Халык республикалары территорияләрендәге сугышчыларга ярдәм иткәне өчен 72нче аерым мотоукчылар бригадасы командиры, полковник Р.Кутаевның рәхмәт хатын тапшырды.
Нәзарәт казые Марат хәзрәт Мәрданшин Мөфти Камил хәзрәткә МХОга командировкадан Рәхмәт хаты тапшырды
25 июнь 2026 ел 10:51
Соңгы яңалыклар
Мөфти Камил хәзрәт Казанның 16нчы хастаханәсендә МХО сугышчылары белән очрашты
25 июнь 2026 ел 16:11
Намаз вакытлары
Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы



