Ураза бәйрәме мөселманнар өчен - ай буе көтеп алган бәйрәм. Бу көнне яше дә, карты да шатланып каршы ала. 28 июль көнне Яңа Чишмә мәчетендә балалар өчен матур бәйрәм оештырылды. Мәчет балалар тавышыннан гөж килеп торды. Мәчетнең имамы Илдар хәзрәт Хәсәнов балаларны Ураза гаете белән котлады. Бәйрәм төрледән-төрле уеннар белән дәвам итте. Оештыручылар балаларны яшь буенча бүлеп, куңелле уеннар уйнаттылар, викторина үткәрделәр. Бергәләшеп казанда пешкән пылау ашадылар,чәй эчтеләр. Бәйрәмнән киткәндә һәркем рәхмәт әйтеп, күтәренке күңел белән кайтып китте. Бу изге эшләрдә катнашкан мөслимә хатын-кызларыбызга олы рәхмәтләребезне җиткерәбез, дип хәбәр итәләр Яңа Чишмә мөхтәсибәтеннән.
Яңа Чишмә мәчетендә балалар өчен Ураза бәйрәме оештырылды
01 август 2014 ел 10:10
Соңгы яңалыклар
Чирмешән район үзәк хастаханәсе Нәзарәткә СВО солдатлары өчен гуманитар йөк тапшырды
31 октябрь 2025 ел 15:45
Татарстан мәчетләрендә барлык теләүчеләр өчен Коръән укырга өйрәнү курслары башлана
31 октябрь 2025 ел 09:50
Намаз вакытлары
Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы


