2012 елның 3 февралендә көньяк-көнчыгыш регионы казые Марат хәзрәт Мәрданшин Ютазы районының шәһәр тибындагы Урыссу поселыгы татар гимназиясе укучылары белән очрашты. Очрашу “Хәзерге җәмгыятьтә толерантлык мөнәсәбәтләре” дигән темага багышланды, шулай ук аралашу әдәбе мәсьәләләренә дә аерым тукталдылар. Марат хәзрәт укучыларны сөйләшү барышында әңгәмәдәшеңне дикъкать белән тыңларга, аңларга, бер-береңне ихтирам итәргә чакырды. Бер-береңә карата сабырлык күрсәтү бик тә әһәмиятле, диде. Толерантлык халыклар арасында гына түгел, социаль төркемнәр арасында да, башка мәдәният, милләт, дин һәм социаль төркемнән булган кешеләр белән уртак тел табарга да ярдәм итә.
Хәзерге җәмгыятьтә толерантлык мөнәсәбәтләре
06 февраль 2012 ел 14:03
Соңгы яңалыклар
Татарстан хаҗилары Гарәфә көнендә Газзә азатлыгы, МХО-дагы Россия солдатлары һәм республика Рәисе өчен дога кылды
05 июнь 2025 ел 13:14
Гает мөбарәк булсын: Татарстан шәһәрләрендә һәм районнарда гает намазыннан соң шәһәркүләм гаилә бәйрәмнәре узачак
05 июнь 2025 ел 09:32
Намаз вакытлары
Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы


