Узган атнаның ахырында Чистайда район имамнары катнашлыгында мөхтәсибәт утырышы үтте. Утырышта шулай ук Яңа Чишмә районы имам-мөхтәсибе Илгиз хәзрәт Әшрәпов (Чистай районы имам-мөхтәсибе Алмаз хәзрәт Шәрифуллин республиканың көньяк регионы казые да булып тора, әлеге регионга Яңа Чишмә районы да керә), җирле администрация вәкилләре дә катнашты. Катнашучылар мөселманнарны борчыган мәсьәләләрне карап үттеләр, эш тәртибе белән таныштылар. Мәүлид аенда район авылларында үтәчәк чараларны барлап чыктылар. Мөгаллимнәр белән уку-укыту программаларының Диния нәзарәте тәкъдим иткән прогарммаларның туры-килү-килмәвен ачыкладылар. Теркәү документлары буенча имамнар белән күп кенә сорауларга ачыклык кертелде. Имам-хатыйбларга гадәттәгечә брошюра буларак җомга вәгазьләре таратылды. Вәгазьләрнең авторы – районның имам-мөхтәсибе Алмаз хәзрәт Шәрифуллин.
Чистайда – мөхтәсибәт утырышы
23 гыйнвар 2012 ел 13:19
Соңгы яңалыклар
Рамазан аена намаз белән: Нәзарәт 15 нче тапкыр “Ислам. Беренче адымнар” курсларын оештыра
24 декабрь 2024 ел 12:35
Мөфтияттә рухи кыйммәтләрне һәм гаилә традицияләрен саклау мәсьәләләренә багышланган түгәрәк өстәл узды
23 декабрь 2024 ел 16:39
Нәзарәт делегациясе махсус хәрби операциядә катнашучыларга унынчы гуманитар йөкне илтеп тапшырды
23 декабрь 2024 ел 10:20
Намаз вакытлары
Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы

