2011 елның 29 ноябрь көнне ТР МДН «Зәкәт» Хәйрия Фонды вәкилләре Халыкара инвалидлар көне уңаеннан Татарстанның халык шагыйре, Г.Тукай hәм М. Җәлил исемендәге Дәуләт бүләкләре лауреаты, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, «Халыклар дуслыгы» ордены кавалеры Фәнис Яруллин белән очрашты. Яшь вакытта алынган җитди травмадан соң Яруллин йөри алмый башлый. 50 елдан артык урын өстендә ятканына карамастан, ул бервакытта да оптимизм, түземлек hәм тормышка булган мәхәббәт кебек күркәм сыйфатларны югалтмый. Авыр сынауларга карамастан, яшәргә омтылышны ничек саклап калырга hәм төшенкелеккә бирелмәскә дигән сорауга Фәнис абый болай дип җавап бирде: «Беренчедән, hәрвакыт хәрәкәттә, эшчән, тырыш, актив булырга, үзеңнең өстендә эшләргә, икенчедән, тормышны hәм кешеләрне яратырга, гел гашыйк булып яшәргә кирәк», - диде. Һичшиксез, Фәнис Яруллинның тормыш юлы – ул искиткеч рухи көч, кеше үз кимчелекләреннән өстен була алу, акыл hәм талантның ихтыярсызлык hәм төшенкелекне җиңә алуының күркәм үрнәге.
Фәнис Яруллин белән очрашу
30 ноябрь 2011 ел 10:51
Соңгы яңалыклар
Мөфти Камил хәзрәт – ТР Икътисад министрлыгының йомгаклау коллегиясе утырышында
10 февраль 2026 ел 15:13
Фитр сәдакасы, фидия һәм зәкят түләү буенча нисаб күләмнәре ничек исәпләнә?
10 февраль 2026 ел 12:00
Әлмәт мәдрәсәсе шәкерте V Бөтенроссия Коръән укучылар бәйгесендә җиңүче булды
09 февраль 2026 ел 17:51
Намаз вакытлары
Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы

