Бүген 5 ноябрь - гарәфә көнендә Тукай районы Иректаң авылында мәчет ачу тантанасы булып үтте. Бәйрәмгә кунаклар бик күп килгән иде. Шулай ук Тукай мөхтәсибәтенә караган имамнар һәм Тукай районы башлыгының киңәшчесе дә бу тантанада катнашып үзләренең бүләкләрен тапшырдылар.
Мәчет шушы авылның эшмәкәр егетләре тарафыннан төзелеп авыл халкы да көченнән килгән кадәр ярдәмен күрсәтте. Татарстан картасында 83 ел элек барлыкка килгән бу авылның тарихында бу әле беренче мәчет, беренче мәхәллә һәм мөфтидән шаһәдәтнамә алган беренче имам. Шулай итеп Иректаң авылы халкы Корбан бәйрәменә зур бүләк алды. Аллаһы хаерле гамәлләрдән кылса иде дә, мәчет сукмагыннан халык өзелмәсә иде.
Тукай районында мәчет ачылды
05 ноябрь 2011 ел 14:00
Соңгы яңалыклар
“Мөхәммәдия”дә читтән торып уку бүлегендә белем алган 51 шәкерткә дипломнар тапшырылды
20 август 2025 ел 15:28
Камил хәзрәт һәм Марат Гатин Диния нәзарәте һәм «Россия – Ислам дөньясы» стратегик караш төркеме хезмәттәшлеге турында фикер алышты
20 август 2025 ел 14:23
Намаз вакытлары
Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы


