2011 елның 23-25 июль көннәрендә Мәккә шәһәрендә (Согуд Гарәпстаны) “Ислам дөньясы: проблемалар һәм алардан чыгу юллары” конференциясе узды. Әлеге конференция мөфтиләр һәм барлык ислам дөньясы галимнәре катнашлыгында узды. Татарстан Республикасыннан Илдус хәзрәт Фәйзов катшнашты. Конференция “Фетнә белән каршы торуда ислам юлы”, “Дини һәм заман проблемалары арасында мөселманнар”, “Әңгәмә билгеләмәсе, аның нигезләре һәм исламда тормышка ашыру”, “Әңгәмә һәм социаль-сәяси проблемаларны чишү”, “Әңгәмә һәм мөселман өммәтенең бердәмлеге” кебек берничә секциядә үтте. Әлеге конференциядә Мөфти Илдус хәзрәт Фәйзов Согуд Гарәпстаны короле белән дә очрашты.
Илдус хәзрәт Фәйзов “Ислам дөньясы: проблемалар һәм алардан чыгу юллары” конференциясендә катнашты
26 июль 2011 ел 15:34
Соңгы яңалыклар
Мөфти мәгариф симпозиумында: “Яңа Мәрҗаниләр һәм Барудилар чыксын өчен, шәкертләрне инкыйлабка кадәрге татар мәдрәсәләре программалары һәм дәреслекләре буенча укытырга кирәк”
23 октябрь 2025 ел 15:00
Намаз вакытлары
Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы



