Бүген, 22 сентябрьдә, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин “ДУМ РТ Хадж» хаҗ операторында булды. Биредә ул хаҗиларның изге сәфәргә әзерлеге белән танышты. «ДУМ РТ Хадж» оешмасында сөйләүләренә караганда, хаҗ сәфәренә татарстанлыларны табиблар озата барачак. Медицина хезмәткәрләре барлык кирәкле приборларны (кардиограф, тонометр, фонендоскоп, глюкометр һәм башкаларны) үзләренә алалар. Мәккәдә Татарстан хаҗилары өчен тәүлек дәвамында ике медпункт эшләячәк. Табибларның барсы да югары категорияле, барысы да намаз укый.
Татарстанлылар хаҗ сәфәренә әзер
22 сентябрь 2014 ел 15:40
Соңгы яңалыклар
“Гаилә” мәчете махсус хәрби операция солдатларына ярдәм итү өчен “Гаилә җылысы” хәйрия акциясен башлап җибәрә
09 декабрь 2024 ел 16:15
Чаллының “Ак мәчет” мәдрәсәсендә шәҗәрәләр һәм төбәк тарихы буенча семинар узды
09 декабрь 2024 ел 14:10
Намаз вакытлары
Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы



