Актаныш районы мөхтәсибәте авылларында балаларга дини тәрбия бирү һәм ислам кыйммәтләрен җиткерү ниятеннән төрле әхлакый һәм тәрбияви чаралар оештырылып килә. Кышкы каникуллар вакытында районның Чишмә, Чалманарат, Күҗәкә авылы балалары мәчетләрдә оештырылган дини лагерьгә- укуларга йөрделәр. Аларга дине чараларны Казан ислам институты шәкертләре оештырды. Шулай итеп, югары уку йортында дини гыйлем туплаучы шәкертләр үзләренең каникулларын да бушка уздырмадылар, туган авылларындагы мәчетләргә балаларны җәлеп итүгә багышладылар.
Шәкертләр балаларны укытты
22 гыйнвар 2015 ел 11:35
Соңгы яңалыклар
Теләче мөхтәсибәте мөселманнары Казандагы мохтаҗларга 10 тонна гошер тапшырды
01 октябрь 2025 ел 09:25
Мөфти киңәшчесе һәм Диния нәзарәтенең полк имамы Донецкида фәнни-гамәли конференциядә катнашты
30 сентябрь 2025 ел 16:54
Намаз вакытлары
Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы





