5 мартта Ислам мәдәнияте музее хатын-кызларга багышланган сөйләшү уздырды. Әлеге чара музейның яшьләр клубы очрашулары кысаларында үтте. Сөйләшүдә мөфтинең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Батыр ислам диненең хатын-кызларга карата булган мөнәсәбәтен аңлатты. Хәзрәт хатын-кызның дәрәҗәсе исламда бик югары булуы хакында әйтте. “Аллаһы Тәгалә нәкъ менә хатын-кызларга ана булу вазыйфасын биргән. “Әгәр дә җәннәт җиренә кагалырга теләсәң, әниеңнең аяк астындагы җирне үп”, - дигән сүзләр бар. Ислам әниләрне, хатын-кызларны хөрмәт итәргә, сакларга, якларга өйрәтә”, - дип сөйләде Рөстәм хәзрәт.
Ислам мәдәнияте музеенда чираттагы очрашу
06 март 2015 ел 13:15
Соңгы яңалыклар
Мөфти Камил хәзрәт – Рөстәм Миңнехановның Ислам хезмәттәшлеге оешмасы әгъза-дәүләтләре илчеләре һәм “Россия – Ислам дөньясы” стратегик караш төркеме катнашучылары очрашуында
06 апрель 2026 ел 19:45
Намаз вакытлары
Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы



