“Адмирал” фаҗигасе Гаилә мәчете мәхәлләсенә дә кагылды. Бүген җомга намазыннан соң мәчет ишегалдында таҗик егете – 44 яшьлек Касыймҗан Тураевка җеназа намазы укылды. Аның хатыны һәм алты баласы ятим калды. Касыймҗан Казанга 1996 нчы елда ук күченеп килгән булган.
Якташлары хәзер фаҗигадә зыян күргән таҗик гаиләләренә ярдәм оештыру турында сөйләшәләр. Таҗикларның якташлык җәмгыяте җитәкчесе Хикмәтулло Гадоев сүзләренә караганда, моргта тагын өч таҗик егете ята.
Гаилә мәчете коллективы фаҗигале төстә вафат булган егетләрнең туганнарының, якыннарының, якташларының тирән кайгысын уртаклаша. Аллаһы Раббыбыз барасы урыннарын җәннәттә кылса иде.
Мөселманнар мәчетләрдә янгында мәрхүм булганнар белән хушлашалар
13 март 2015 ел 16:02
Соңгы яңалыклар
Татарстан Мөфтие “Россия – Ислам дөньясы” стратегик караш төркеме утырышын Коръән укып ачты
15 май 2026 ел 11:19
КазанФорумда Мөфти А7 финтех-компаниясенең яңа продуктына Нәзарәтнең хуплау карарын тапшырды
15 май 2026 ел 10:11
Намаз вакытлары
Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы


