Аларның берсе - гарәп теле тарихы буенча уку әсбабы. Әлеге дәреслек мәдрәсәләрдә гарәп телен өйрәнүче шәкертләр өчен нәшер ителде. Китапта гарәп теле үзенчәлекләре, телне аңлау һәм өйрәнү хакында язылган.
Икенче китап – гарәп чыганакларына кагылышлы. Әлеге дәреслектә гарәп-мөселман китапханәләре, гарәп язма мирасы барлыкка килү, мөһим чыганаклар турында аңлатылган.





