Татарстан мәчетләрендә Россия көне уңаеннан җомга вәгазьләрен Ватан темасына багышладылар

12 июнь 2026 ел 14:15
Татарстан мәчетләрендә Россия көне уңаеннан  җомга вәгазьләрен Ватан темасына багышладылар

Бүген, Зөлхиҗҗә аеның 26 нчы көнендә (12 июнь), изге җомга дәүләт бәйрәме – Россия көне белән туры килде. Бу уңайдан Татарстанның барлык мәчетләрендә җомга вәгазьләрен Ватан темасына багышладылар.

Казанның «Мәрҗани» мәчетендә Мөфтинең мөхтәсибәтләр белән эшләү буенча урынбасары, имам-хатыйб Равил хәзрәт Зөфәров үзенең вәгазендә Ватанның мөселманнар тормышындагы әһәмияте, ислам җәмәгатьчелегенең илебезнең социаль-икътисади үсешендәге һәм дәүләтчелеген ныгытудагы роле, шулай ук Аллаһы Тәгаләнең күпмилләтле җәмгыятьтә күршелек мөнәсәбәтләрен сакларга өндәгән нәсыйхәтләре турында сөйләде.

Ул шулай ук хәзерге вакытта илебез өммәтенең дәүләт ярдәме белән тормышка ашырылган төп казанышларын санап үтте, шул исәптән, Болгар ислам академиясен төзү, борынгы Болгарны торгызу һәм башкалар. Моннан тыш, ул бүгенге көндә Россиядә дини белем алу өчен мөмкинлекләр тудырылганын, хәләл индустриясе базары, Ислам инфраструктурасы үсүен искәртеп үтте...

Равил хәзрәт исламның илебез территориясендә 1100 елдан артык тотылуын һәм Россиянең күпмилләтле халкы мәдәни кодының бер өлеше булып торуын ассызыклап үтте. “Әл-Хүҗүрат” сүрәсенең “И, кешеләр! Һичшиксез, Без сезне бер ирдән һәм бер хатыннан яралттык. Без сезне танышуыгыз өчен кавемнәр һәм кабиләләр иттек. Аллаһ хозурында иң кадерлегез – бик тә тәкъвалык иясе булганыгыз” дигән 13 нче аятен искә төшерде.  Хәзрәт, аңа таянып, мөселманнар күрше булып яшәүче һәм бергәләп МХО зонасында Россия мәнфәгатьләрен яклаучы халыклар белән дус булырга һәм тынычлык сакларга өндәде. Имам-хатыйб Россиядә исламның күкләр тыныч булганда  һәм күршеләр белән дус яшәгәндә генә чәчәк ата алуын, шуңа күрә Ватанны саклау мөселманнарның бурычы булып торуын билгеләп үтте.

Дин кардәшләребез, җомга намазы тәмамлангач, Ватан иминлеге өчен дога кылды, аннан, «Мәрҗани» мәчетендә корбан чалып, итен мохтаҗларга өләште.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Сурәт - 14
Сурәт - 15
Сурәт - 16
Сурәт - 17
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы