Бүген Болгардагы Ак мәчеттә тугызынчы мәртәбә үткәрелүче “Максат” Фестивале ачылды. Әлеге чара Россиянең 14 төбәгеннән 100 якын делегатны туплады. “Максат” фестивале җиде ел уздырылган Мөселман яшьләре фестиваленең дәвамы булып тора.
Ак мәчеттә уздырылган ачылышта Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин катнашты. Мөфти үзенең чыгышында мөселманнарның үзара аралашып, белем туплап һәм яшьлекләрен файдалы уздырыруларына бәйле нәсыйхәтен җиткерде. Соңыннын Изге Коръән аятьләрен укып, барлык делегатларга зур уңышлар теләде. Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин яшьләр белән бергә өйлә намазын укыды.
Рәсми ачылышта шулай ук Спас районы башлыгы Камил Нугаев, район мөхтәсибе Фәрхәт хәзрәт Минсәгыйров, Ак мәчет имам-хатыйбы Руслан хәзрәт Фәрхетдинов катнашты. Алар шулай ук мөселман яшьләренә үзләренең теләк-ниятләрен җиткерде.
Фестиваль 6 июньгә кадәр дәвам итәчәк. Делегатларны алда кызыклы түгәрәк өстәлләр, лекцияләр, төрле ярышлар, кызыклы шәхесләр белән очрашулар көтә.




