Азакайның Ак мәчетендә кыз балалар өчен җәйге лагерь ачылды. Бирегә 6-14 яшьлек 20 кыз бала йөри. Лагерь ике атналык.
Көн дәвамында балалар өчен төрле чаралар, уеннар оештырыла. Шунысы куанычлы, мәчеттә алар намаз укырга да, гарәп теленә дә өйрәнәләр, ислам нигезләре белән танышалар.
Мәчет ашханәсендә өч мәртәбә ашау оештырылган.




