6 июньдә ТР МДН рәисе Камил хәзрәт Сәмигуллин Оренбургта очрашулар уздырды. Аерым алганда, ул Оренбург өлкәсе губернаторы Юрий Берг һәм төбәк мөфтиләре белән очрашты. Аларга нәзарәт эшчәнлеге хакында сөйләде, мөселманнарга, рухи мирасны саклауга кагылышлы фикерләре белән уртаклашты.
Рәсм очрашулардан соң Камил хәзрәт Оренбургның үзәк мәчетендә, туган як музеенда, Җиңүнең 70 еллыгына багышланган күргәзмәдә булды.
Мәгълүм булганча, Камил хәзрәт үзенең урынбасары Рәфыйк Мөхәммәтшин Оренбургка Россия Президентының Идел буе федераль округындагы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич белән очрашуда катнашу максатыннан ният кылды. Татарстан дин әһелләре Михаил Бабичка һәм башка төбәк мөфтиләренә "Болгар ислам академиясе" фәнни-уку-укыту үзәге концепцепсиясен тәкъдим иттеләр. Әлеге үзәктә югары гыйлемле дин белгечләрен әзерләү күз алдында тотыла.









