Нәзарәт XXI Мөселман яшьләре форумына гаризалар кабул итә

08 июнь 2026 ел 10:05
Нәзарәт XXI Мөселман яшьләре форумына гаризалар кабул итә

Диния нәзарәте 2026 елның 19-26 июлендә борынгы Болгарда палаткалар шәһәрчегендә узачак XXI Мөселман яшьләре форумына чакыра. Әлеге чарада 18-35 яшьлек мөселманнар һәм мөслимәләр катнаша ала. 

Форумга гаризалар 2026 елның 1 июленә кадәр кабул ителә. Форумга Россиянең төрле почмакларыннан 100 дән артык кеше килер дип көтелә. Җыенны ТР мөселманнары Диния нәзарәте һәм Ислам мәдәнияте, фәне һәм мәгарифенә ярдәм күрсәтү фонды оештыра.

Мөселман яшьләре форумы белем туплау һәм аралашу мәйданчыгы булып тора, анда катнашучылар яңа белемнәр һәм күнекмәләр ала, үз идеяләрен тәкъдим итә һәм аларны гамәлгә ашыру өчен ярдәм алуга ирешә. Форумда катнашу өчен егетләргә һәм кызларга җәмгыятьнең көнүзәк проблемаларын хәл итүгә, мөселман җәмгыятен үстерүгә, традицион рухи-әхлакый кыйммәтләрне ныгытуга һәм халыкның тормыш сыйфатын яхшыртуга юнәлдерелгән социаль проект идеясе белән чыгарга кирәк. Шулай итеп, яшьләр Форумда социаль проектлаштыру күнекмәләрен үзләштерәчәк, ә иң яхшы проектлар Нәзарәттән һәм форум партнерларыннан финанс, мәгълүмати, консультацион һәм башка төрле ярдәм алачак.

Быел белем бирү чаралары гамәли тикшерүләр рәвешендә оештырылачак, анда танылган экспертлар үз тәҗрибәсе белән уртаклашачак. Алар проектны тиз арада эшләтеп җибәрү, проектны тормышка ашыру өчен акча табу, массакүләм мәгълүмат чаралары аша проектны таныту турында сөйләячәкләр. Белем бирү чараларыннан тыш, программа тарих белән таныштыруны, шулай ук танылган дин галимнәреннән лекцияләрне, төрле интеллектуаль, мәдәни һәм спорт чараларын, түгәрәк өстәлләрне үз эченә ала.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк: форумда катнашучылар тәкъдим иткән яшүсмер мөселманнар өчен "НЕтрудный подросток", Санкт-Петербургта татар мәдәнияте һәм тарихына багышланган экскурсия маршруты, Ислам дөньясы тикшеренүләре үзәге, балаларны рухи-әхлакый тәрбияләүгә юнәлтелгән  "Балалар – безнең киләчәгебез" кебек проектлар һ.б. уңышлы тормышка ашырыла. Форум ярдәм иткән проектлар белән биредә танышырга мөмкин.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы