19 июньдә Россия ислам институтында “Ислам журналистикасы» юнәлешендә документлар кабул итү башлана. Быел көндезге бүлеккә 15 бюджет урыны һәм читтән торып уку бүлегенә 15 урын каралган.
“Ислам журналистикасы” бүлегендә белем бирү Россиянең башка журналистлар әзерләүче вузларындагы кебек алып барыла. Фәлсәфә, культурология, тарих, чит ил әдәбияты һәм башка фәннәр укытыла. Шулай ук журналистика фәннәре: стилистика һәм әдәби редакцияләү, массакүләм мәгълүмат чаралары системасы, журналистика теориясе нигезләре, ммч техникасы һәм технологиясе һәм башкалар укытыла.
Моннан тыш ислам журналисты өчен мөһим булган дини гыйлем бирелә. Мәсәлән студентларга ислам хокукына кереш, хәдисләр, Коръән уку дәресләре керә.
РИИда булачак журналистлар ике чит тел өйрәнә: инглиз һәм гарәп телләрен. “Ислам журналистикасы» бүлеген тәмамлаучылар түбәндәге һөнәрләрне үзләштерә:
Корреспондент
Редактор
Фотожурналист
Пресс-секретарь
Спичрайтер
Реклама менеджеры
Контент-менеджер
Медиапланер




