Саба районының Чәбки - Саба авылында майның соңгы көннәрендә яңа иман йорты ачылды. 29 майда авыл халкы тырышлыгы, район хакимияте, иганәчеләре ярдәмендә төзелгән агач мәчетне ачу бәйрәме уздырылды.
Бәйрәмгә җыелган авыл халкын, кунакларны мәчет ачылу белән район хакимияте башлыгы Рәис Миңнеханов, имам-мөхтәсиб Айнур хәзрәт Әхмәтов һәм башкалар котлады. Иман йортын ачу тантанасыннан соң җыелган халык яжа мәчеттә җәмәгать булып намаз укыды.
Чәбки -Саба 20 гә якын йортлы кечкенә авыл. Шуңа да карамастан мәчет ачылышына халык зур авыллардагы кебек җыелды. Биредә ачылган мәчет райондагы 51 нче иман йорты.




