12-14 нче ноябрь көннәрендә башкалабызда татарча көрәш буенча Татарстан Республикасының шәхси һәм команда исәпләренә узган чемпионатта Казанның Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге мәдрәсә шәкертләре дә катнашты.
“Ак Барс” көрәш сараена дүрт йөзләп спортчы җыелган иде. Алар 10 авырлык категориясендә көч сынашты. Ярышлар тантаналы рәвештә 13 нче ноябрьдә башланды.
Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан югары мөселман мәдрәсәсе шәкертләре дә ярышка килүчеләр белән бик теләп көч сынашты. Өченче курс шәкерте Гыйльманов Рамил 60 килограммга кадәрле авырлыкта чыгыш ясады. Беренче курс шәкерте Әхмәтшин Рушан 65 килограммга кадәрле категориядә көрәшсә, аның курсташы Садыйков Ирек 80 килограммга кадәр авырлыктагы батырлар белән бил алышты.
Ярышларга мөселман уку йорты шәкертләрен заманында атаклы бил алышучы булган Әнәс Әхтәм улы Локманов әзерләде һәм алып барды.
Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан югары мөселман мәдрәсәсе директоры Ильяс хәзрәт Җиһаншин сүзләренә караганда, уку-укыту барышында шәкертләргә спорт белән шөгыльләнү өчен зур мөмкинлекләр тудырыла. Шул исәптән, татар көрәше дә искәрмә түгел. Ел дәвамында мәдрәсәдә күренекле көрәшчеләр белән очрашулар уза, төрле бәйгеләргә әзерлекләр бара. Ильяс хәзрәт искәртеп узганча, халкыбызның күренекле дин әһелләре Шиһабетдин Баһаветдин улы Мәрҗани, Мөхәммәтзакир Габделваһаб улы Камалов (Мөхәммәтзакир бине Габделваһаб бине Ибраһим бине Йосыф бине Камал әс-Соснавый) да милли көрәш белән шөгыльләнгән, күп ярышларда батыр калган.





